Районыбызның күренекле шәхесләре
Биектау районы халкы Татарстан Республикасында гына түгел, аннан читтә дә танылган заманча әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре булган якташлары белән хаклы рәвештә горурлана ала. Биектау авылы китапханәсе районыбызның күренекле шәхесләре турында танышу сәгате үткәрде. Китапханәче укучыларны тормыш юллары Биектау районы белән бәйле булган язучылар Габдулла Шәрәфи, Илшат Сәйфуллин һәм композитор Әнвәр Бакиров белән таныштырды.
