Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Антуан де Сент – Экзюпери: «Нәни принц»

Коркачык авылы китапханәсендә француз язучысы Антуан де Сент – Экзюпери иҗаты белән танышу булды. Чара язучының тууына 125 ел тулуга багышланган иде. Чара башында китапханәче балаларга Антуан де Сент – Экзюпериның кем булуы, аның мавыгулары, пилот һөнәре һәм бу аның иҗатына ничек йогынты ясавы турында сөйләде. Китапханәче аның тормышы, китапларын ничек иҗат итүе һәм авиациягә булган мәхәббәте турында кызыклы фактлар белән уртаклашты. Аннары балалар белән авторның бөтен кеше яраткан «Нәни принц»әкияте турында сөйләштеләр. Әсәрнең төп темалары: дуслык, мәхәббәт, җаваплылык һәм олыгаю турында. Балалар белән бергә әсәрдән берничә якты һәм истә калырлык өзек укылды. Шулай ук әзерләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.