«Без – террорчылыкка каршы! Без – тынычлык яклы!»
Өмбе авылы китапханәсендә «Без — террорчылыкка каршы! Без — тынычлык яклы!» дигән кисәтү чарасы узды. Чара барышында балалар бу истәлекле датаның кайчан барлыкка килүе, нинди фаҗигале вакыйгага бәйле булуы турында белделәр. Китап укучыларга террорчылык мәсьәләсе, аның җәмгыятькә куркынычы, террорчылыкның нинди формалары һәм ысуллары булуы турында фикер алышты, террор куркынычы янаганда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре турында мәгълүмат алдылар.

