Дустым велосипед.
5.07.2025 ел #летовтатарстан эгидасы астында «Минем дустым велосипед» юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау чарасы уздырылды «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУнең Биектау бүлекчәсе начальнигы Сафиуллина Алсу Рәшит кызы юлда велосепидистлар алып бару кагыйдәләре һәм балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау турында сөйләде. Фельдшер Усманова Илсөя Ризвановна җәрәхәтләнгәндә үзара һәм беренче ярдәм күрсәтү буенча тәкъдимнәр бирде. Балалар спикерларны кызыксынып тыңладылар, актив катнаштылар һәм бик канәгать калдылар. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча китап күргәзмәсе ясалды, китапханәче әлеге күргәзмәгә күзәтү ясады. Юлларда игътибарлы булыгыз һәм балаларыгызны саклагыз
