Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Синең яраткан китапларың

Һәр кешенең яраткан китабы булырга тиеш. Яраткан китап – ул синең чиксез рәвештә яңадан укый алуың һәм шул ук вакытта үзең өчен гадәти булмаган, элек бөтенләй күрмәгән әйбер таба алуың дигән сүз.  Чернышевка авыл китапханәсендә укучы балалар өчен «Синең яраткан китабың» дип исемләнгән әдәби минут үткәрелде. А.Пушкинның «Руслан белән Людмила», С.Михалковның «Минем көчем» А.Бартоның «Ярдәмче» әсәрләреннән өзекләр яңгырады. Аннары балалар укыганнары турында тәэсирләре белән уртаклаштылар, яраткан китапларын рекламалаштырдылар, әсәрләрдән кызыклы өзекләр укыдылар.