Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Күпкырлы шәхес

Язучы-прозаик Зиннур Хөснияр (Зиннур Зыятдин улы Хөснетдинов) 1961 елның 18 июлендә Татарстан Республикасының Биектау районы Бикнарат авылында туа.Зиннур Хөснияр язучы-прозаик, күп санлы хикәяләр, повестьлар һәм романнар авторы. Аның исеме бүгенге татар әдәбиятында гына түгел, мәдәният һәм сәнгать дөньясында да билгеле.

Биектау районы китапханәләрендә якташ язучы Зиннур Хөсниярга багышланган төрле чаралар узды.

Зиннур Хөснияр – язучы-прозаик, хикәяләр, повестьлар һәм романнар, шулай ук балалар өчен дә китаплар авторы. Язучының туган көненә Олы Битаман авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды, анда биографик материаллар һәм авторның әсәрләре тәкъдим ителде. Әсәрләрендә ул авыр язмышларны оста сурәтли, укучының соклануын уята. «Терсәк сугышы», «Эттән туган» романнарында әхлакый проблемалар күтәрелә. «Хуш, авылым!» әсәрендә кулак итеп Себергә сөрелгән крестьяннарның язмышы белән бәйле реаль вакыйгалар урын алып тора. Аның балалар өчен дә китаплары бар: «Шүрәле шаяруы», «Тормыш китабы: балалар өчен әхлак дәресләре» шундыйлардан. Күргәзмәгә шулай ук гамәлгә куючысы һәм озак еллар баш мөхәррире Зиннур Хөснияр булган «Сәхнә», «Салават күпере» журналларының яңа номерлары да куелды.

Биектау авылы китапханәсендә укучылар өчен Зиннур Хөснияр иҗатына багышланган әдәби сәгать үткәрелде. Чара кысаларында китапханәче укучыларны язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, «Терсәк сугышы», «Сыңар канатлы фарәштә», «Эттан туган» китапларына күзәтү ясалды. Китапханәче «Хушлашу…» китабыннан өзек укыды. Китапта Бикнарат авылы кешеләре турында истәлекләр урын алган .

Бөреле авылы китапханәсендә «Язучы якташыбыз Зиннур Хөснияр» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче язучының тормышы һәм иҗат юлы турында сөйләде. З.Хөсниярның журналист булуы һәм күп еллар «Салават күпере» балалар журналы мөхәррире булып эшләве турындагы мәгълүмат аеруча кызыклы булды. Язучының безнең якташыбыз һәм күп кенә әдәби премияләр иясе булуы аеруча горурлык хисе уята. Китапханәче укучыларны язучының китаплар белән дә таныштырды.

Якташыбыз Зиннур Хөсниярның туган көненә Суксу, Ямаширмә авылы китапханәләрендә «Зиннур Хөснияр – язучы – прозаик» дигән мәгълүмат сәгатләре уздырылды. Китапханәчеләр чара барышында  язучының тормышы турында сөйләделәр, аның әсәрләре белән таныштырдылар. Укучылар З.Хөсниярның күп санлы хикәяләр, повестьлар, романнар авторы булуын, аның балалар өчен дә хикәяләр, әкиятләр, пьесалар язуын белделәр, аның әсәрләреннән өзекләр тыңлап үттеләр.

Шигали, Чернышевка  авылы китапханәләрендә укучылар өчен китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә китапханә фондыннан язучының тормышы һәм иҗаты турында әдәбият тәкъдим ителде. Укучылар язучының биографиясе , яңа китаплары белән таныштылар.