Спорт һәм сәламәтлек
Кеше өчен иң мөхиме – сәламәтлек, ул һәр байлыктан да кадерлерәк. Шуңа күрә балаларны кече яшьтән үк ук үз сәламәтлекләренә сак карарга өйрәтү бик мөһим. Усад авыл китапханәсе урамда балалар белән хәрәкәтчән уеннар, ярышлар, көч сынашулар уздырды. Чара барышында китапханәче балаларга кечкенәдән үк физкультура белән шөгыльләнү, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү, сәламәт яшәү рәвеше алып баруның бик мөһим икәнен сөйләде.

