«Легендар Казан ханбикәсе Сөембикәнең тууына 510 ел (1515-1557)» китап күргәзмәсе
Үзәк китапханә укучылары өчен истәлекле юбилей датасына – Казанның легендар ханбикә Сөембикәнең тууына 510 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Сөембикә-Казан ханлыгының соңгы патшабикәсе. Сөембикә турында китаплар, картиналар язалар. Казан шәһәренең һәм бөтен татар халкының символына әверелгән Сөембикә манарасын Казан ханлыгының легендар исеме белән бәйлиләр.
