Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Өч Бөек Спас.

Август – бер-берсен алыштырып баручы гаҗәеп тә, юмарт, матур бәйрәмнәр ае: алма,бал,чикләвек исемнәре белән аталучы Спас бәйрәмнәре алар. Чернышевка авылы китапханәсендә «Өч бөек Спас» дип аталган виртуаль күзәтү үткәрелде.

Яшь укучылар «Спас» сүзенең ни аңлатканын, ни өчен бәйрәмнәр шулай аталганын белделәр, Бөек Спаслар тарихы, Русьта халык бәйрәмнәрен бәйрәм итү традицияләре һәм йолалары белән таныштылар.

Шулай ук укучылар өчен китап күргәзмәсе дә оештырылды