Россия Хәрби-һава көчләре
Хәрби-һава көчләре көненә балаларга «ВВС России» видеоролигы күрсәтелде. Шулай ук китап күргәзмәсе оештырылды, анда Россиядә авиация үсешенең төп этапларын ачучы басмалар, авиация техникасының күптөрлелеге, заманча сугышчан, реактив самолетлар турында энциклопедияләр тәкъдим ителәде. Аерым блокта Совет хәрби очучыларының батырлыклары, Бөек Ватан сугышы елларында күк өчен төп сугышлар турында сөйләүче тарихи китаплар тәкъдим ителде. Шулай ук балаларны Советлар Союзы Герое, якташыбыз, очучы Павлов Григорий Родионовичның биографиясе белән таныштырдылар.
