Хәзинә эзләү
«Тылсымлы замок» балалар бакчасында мавыктыргыч чара – «Хәзинә эзләү» квест-уены узды. Очрашу китапханә мөдиренең балаларга Усад авылы һәм Журавлев паркы тарихы турында сөйләвеннән башланды. Алар паркны Николай Журавлев оештырганын һәм аның гаиләсе белән авылны үстерү өчен бик күп файдалы эшләр башкарганын белделәр. Аннары балалар Усад авылының төп тарихи корылмалары сурәтләнгән кечкенә открыткаларын ясадылар. Һәм иң күңеллесе башланды – балалар биремнәр язылган язулар эзләделәр, аларны үтәделәр, җавапларны йомшак шакмаклардан сүзләргә салдылар һәм риваять буенча Журавлев үзе буыннар өчен калдырган хәзинәне эзләделәр. Әлбәттә, хәзинәне таптылар, аны тигез бүлделәр һәм канәгатьләр әти-әниләренә яңа белемнәре турында сөйләргә, открыткалар күрсәтергә китттелэр. https://vk.com/wall721017464_1960
