Алма укулары
19 августта «Алма спасы» халык бәйрәме билгеләп үтте. Бу көн уңаеннан Усад авыл китапханәсендә тематик сәгать узды. Чара башында китапханәче балаларга бәйрәмнең килеп чыгышы, Русьта кайдан барлыкка килүе һәм бүгенге көнгә кадәр ничек билгеләп үтелүе турында сөйләде. Катнашучылар шулай ук бик күп кызыклы уеннар, мәкальләр һәм халык җырлары, нәкъ менә шушы бәйрәм вакытында үткәрелә торган традицияләр белән таныштылар. Чара ахырында катнашучылар тәмле өлгергән алмалар белән сыйландылар.
