Алсу җилкәннәр
23 августта иң романтик рус язучыларының берсе – Александр Степанович Гринның (Гриневский) тууына 145 ел тула. Язучының иҗади мирасы бик кызыклы, китаплары даими рәвештә яңадан басыла, алар буенча фильмнар һәм спектакльләр куела, геройлары турында җырлар языла, иҗатына багышланган «Гриновские чтения» Халыкара конференциясе уздырыла. Александр Гринның юбилеена китапханәдә китап күргәзмәсе әзерләнгән. Укучылар талантлы язучының «Алые паруса» китабы белән генә түгел, ә башка повестьлары һәм хикәяләре белән дә таныша алдылар.
