Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Байрагыбыз безнең матур – ак, зәңгәр, кызыл

Ел саен 22 августта илебездә Россия Федерациясе Дәүләт байрагы көне билгеләп үтелә.Бу календарьда язылган гади дата гына түгел, ә бердәмлек, ватанпәрварлык һәм үз илең белән горурлану символы. Китапханә – байракның әһәмиятен һәм Россия тарихындагы ролен тирәнрәк аңларга мөмкин булган урыннарның берсе.  Югарыда язылган бәйрәмгә кагылышлы чара Мүлмә авылы китапханәсендә уздырылды. Чара барышында китапханәче дәүләт байрагының килеп чыгышы һәм аның ил өчен әһәмияте турында сөйләде. Моннан тыш, яшь китап укучылар Россия гербы һәм гимны тарихы белән таныштылар. Күрсәтмәлелек өчен «Россия байрагы көне» дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә төзелде, анда Россия тарихы, илнең дәүләт хакимияте символлары турындагы энциклопедик басмалар тәкъдим ителде.