Россиянең дәүләт символы
Россия триколорының тарихы инде 300 елдан артык. Өч төсле байракны ясаучы дип Петр I санала, ул 1705 елда барлык сәүдә судноларын бары тик ак-зәңгәр-кызыл флаг белән генә йөзәргә мәҗбүр иткән указ чыгара. Россия флагы – Дәүләт гербы һәм Дәүләт гимны белән беррәттән Россия Федерациясенең рәсми дәүләт символларының берсе. Ел саен 22 августта Россиядә РФ Президенты Указы нигезендә билгеләнгән Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Усад авыл китапханәсе мөдире балаларга аның барлыкка килү тарихы, Россия Дәүләт флагының кулланылган символлары һәм сайланган төсләре турында сөйләде. Китапханәдәге китап күргәзмәсе Россия тарихына һәм дәүләт символикасына багышланган китаплар белән таныштырды.
