Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Әсәрләр битләре буенча

Усад авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе драматург, язучы, ТРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел тулуга багышланган. Туфан Миңнуллин 40 тан артык пьеса авторы, аларның күбесе татар театрлары сәхнәләрендә куелган. Әдипнең драма иҗатының жанры да киң: комедия, драма, драма повесте, публицистик драма, водевиль. Драматург тарафыннан балалар өчен дә бик күп пьесалар язылган. Күргәзмәдә язучының китапханә фондыннан китаплары тәкъдим ителгән.