Т.Миңнуллин иҗаты
25 августта Туфан Абдулла улы Миңнуллинның (1935-2012) тууына 90 ел була. Драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Туфан Абдулла улы Миңнуллин 40 тан артык пьеса авторы булып тора, аларның күбесе татар театрлары сәхнәләренә куелган. Т.Миңнуллин үз иҗатында иң төрле темаларга мөрәҗәгать итә, аның күпчелек пьесаларында социаль-тарихи проблема милли һәм гомумкешелек проблематикасы белән үрелеп бара. Театр җәмәгатьчелеге тарафыннан киң танылу алган пьесалар: «Безнең авыл кешеләре», «Без китәбез, сез каласыз», «Сау булыгыз», «Бәхтияр Канкаев» тарихи драмасы, «Диләфрүз өчен дүрт кияү», «Әлдермештән Әлмәндәр» комедияләре. Бу көнне Дачное авыл китапханәсендә язучының тормышы һәм иҗаты турында әдәби материаллар белән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
