Исәнме, мәктәп!
1 сентябрь – Белем көне. Бу күңелле, игелекле бәйрәм мәктәпләрдә генә түгел, китапханәләрдә дә уза. Бу көнгә Олы Битаман авылы китапханәсендә китапларга күзәтү узды. Китапханәче чарада катнашучыларны уку процессына ярдәм итә торган китаплар белән таныштырды. Болар – энциклопедияләр, логик уеннар һәм кызыклы мәсьәләләрне үз эченә алган ярдәмлекләр, балага телләр өйрәнергә ярдәм итүче, уку программасын үзләштерергә ярдәм итүче китаплар, белем тармаклары буенча яңа әдәбият, белешмәлекләр. Шулай ук катнашучылар кызыклы һәм мавыктыргыч мәктәп тормышы турындагы әдәби әсәрләр белән дә таныша алды.
