Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Террорчылыкка каршы бергәләп

Бөтендөнья террорчылыкка каршы теләктәшлек көненә Бөреле җәнлек совхозының авыл китапханәсендә Бөреле мәдәният йорты белән берлектә укучылар өчен мәгълүмати акция үткәрелде. Чара барышында китапханәче җыелучыларны истәлекле дата һәм сентябрьдә Беслан шәһәрендә булган вакыйгалар белән таныштырды. Укучылар шулай ук дөньяда төрле елларда кылынган башка эре террорчылык актларын искә төшерделәр. Балалар террорчылык буенча саннар һәм фактлар белән таныштылар. Очрашу ахырында чарада катнашучылар ашыгыч очракларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча белешмәлекләрне һәм буклетларны өйрәнделәр.