Логика кайда?
Каенлык авылы китапханәсендә Пушкин картасы проекты кысаларында 9 класс укучылары өчен «Логика кайда?» дигән уен- викторина үткәрелде. Бу уен логик фикерләүгә, зирәклеккә, белем тирәнлегенә, интеллектуаль үсешкә, аралашуга юнәлдерелгән.
Уен берничә раундтан торды: «Уртакны тап», «Артыкны алып куй», «Китап ребуслары» һәм башкалар. Уен презентациядәге слайдлар белән үрелеп барды, бу укучыларның күрү хәтеренә һәм игътибарына ярдәм итә. Укучылар барлык биремнәрне дә тиз һәм уңышлы үтәделәр, яхшы кәеф һәм өстәмә белем белән киттеләр.
