Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Терроризм – җәмгыятькә куркыныч

Ел саен 3 сентябрь көнне террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләнеп үтелә. Бүгенге көндә террорчылык безнең дөньяда иң төп куркыныч һәм проблемаларның берсе булып тора. Бу истәлекле көн уңаеннан Алан-Бәксәр авыл китапханәчесе балалар өчен презентация күрсәтү белән әңгәмә үткәрде. Балалар террорчылык тарихына чума алдылар.Чара барышында шулай ук “Терроризм – җәмгыятькә куркыныч” дип аталган мәгълүмати күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә булган террактлар турындагы тарихлар һәм терраристик актларда үзеңне һәм якыннарыңны яклау өчен, үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында белешмәләр тәкъдим ителде.