Бу серле Куприн…
Күренекле рус язучысы һәм драматургы Александр Иванович Купринның юбилее уңаеннан Каенлык авылы китапханәсендә укуны популярлаштыруга юнәлдерелгән мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Куприн үзеннән соң бай һәм күпкырлы әдәби мирас калдырган. Чара башында китап укучылар язучының иҗатына багышланган китап күргәзмәсе белән таныштылар. Аннары китапханәче Куприн биографиясендәге кызыклы фактлар белән уртаклашты, мәсәлән, аның гадәти булмаган мавыгулары турында сөйләде: суга сикерү эшен өйрәнү, диңгез төбенә чуму, һава шарында, аэропланда очу һәм башкалар.
