Логика кайда?
Алан-Бәксәр авыл китапханәсендә китапханәче Пушкин картасының программасы буенча “Логика кайда? ” дип аталган чара үткәрде.”. Чараның максаты балаларның танып белү активлыгын үстерү һәм булган белемнәрен гамәлгә ашыра белү иде. Чара барышында укучылар ике командага бүленеп, үз командаларына исем бирделәр. Уен берничә раундтан торды.”Уртакны тап; артыгын ал;барысының да формуласы һәм киноребуслар торды. Һәр раундта һәр командага карар кабул итәргә һәм җавап сайларга кирәк иде. Уен презентация күрсәтү белән үрелеп барды. Чара бик кызыклы һәм мавыктыргыч узды. Балалар бик шатландылар.
