«Логик фикерләү» интеллектуаль уены
Яшьләр өчен «Пушкин картасы» мәдәни программасы кысаларында Чыршы авыл китапханәсендә «Логик фикерләү» дип исемләнгән интелектуаль уены оештырылды. «Логика» – дөрес чишелеш турындагы фән, фикер йөртүгә сәләтлелек. Интеллектуаль уен сорауларны һәм җавапларны күздә тоткан. Мондый уеннар уйнау күңелле – бу бит ярыш, ә ярыш азарт, зур шатлык һәм башка бик күп якты хис – кичерешләрне күз алдында тота. Уенчылар ике командага бүленде. Һәр команда үзенчәлекле исем уйлап тапты. Һәр дөрес җавапны 10 балл белән бәяләнде, белемнең төрле тармакларыннан сорауларга җавап бирделәр. Интеллектуаль уен барышына карап, китапханәче викторинага йомгак ясады. Интеллектуаль уенда ике команда актив катнашты. Уенда катнашучыларга логик фикерләү, чикләнгән вакытта карарлар кабул итү, шулай ук командада эшләү сәләте күрсәтергә кирәк иде. Бу уен хәтта иң пассив катнашучыларны да мавыктырды. Барлык балаларга да зур рәхмәт!

