Абдулла Алиш китаплары белән танышу
15 сентябрьдә яраткан балалар язучысы Абдулла Алишның туган көне. Шул уңайдан Ямаширмә авыл китапханәсе зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә «Абдулла Алиш китаплары белән танышу» дигән әдәби сәгать үткәрде. Чара барышында балаларга язучы, шагыйрь, әкиятче тормышы һәм иҗаты турында сөйләнде. Балалар аның «Сертотмас үрдәк», «Бал корты һәм шөпшә», «Мактанчык чыпчык», «Койрыклар», «Куян кызы», «Чукмар белән Тукмар» әкиятләрен искә төшерделәр. Әлеге әкиятләр тырышлык һәм игелек хисләрен тәрбияләргә, гадел булырга ярдәм итә, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтергә өйрәтә. Чара ахырында Абдулла Алиш китапларына күзәтү ясалды һәм балалар үзләре китаплар белән танышып алдылар. Рәсемнәрдә үзләренең яраткан геройларын танып исемнәрен әйттеләр.
