Мантыйк кайда?
«Пушкин картасы» проекты кысаларында Бөреле җәнлек совхозы авыл китапханәсендә яшьләр өчен «Мантыйк кайда?» уен узды. Анда балалар «Уртакны тап», «Артыкны ал», «Китап ребуслары» кебек мантыйкый бәйләнешләр табарга тиеш иде. Уенда катнашу логик фикерләүне үстерә, белемнәрне тирәнәйтә. Чарада катнашучылар катлаулылыгы буенча төрле булган биремнәрне дәртләнеп үтәделәр. Чара азагында китапханәче өлкән сыйныф укучыларын укыту процессына ярдәм йөзеннән фәнни-популяр әдәбият белән таныштырды.

