Логика кайда?
«Пушкин картасы» проекты кысаларында Кече Битаман китап бирү пунктында укучылар өчен «Логика кайда?» дигән интерактив уен үткәрелде. Чара «логика» терминын гади сүзләр белән аңлатудан башланды. Аннары катнашучыларга «Артыкны алып куй», «Киномания», «Охшашлыкны тап» һәм башка төрле биремнәр бирелде. Укучылар шулай ук тема буенча презентациядән файдаландылар. Чара катнашучыларда командада эшли белү хисе тәрбияли, материалны күрү һәм ишетү аша кабул итүне үстерә.
