Абдулла Алишның тууына 117 ел
А.Алишның тууына 117 ел булу уңаеннан Ташлы Кавал авылы китапхәнәсе башлангыч сыйныф укучылары белән “Сырлы каләм остазы”дип исемләнгән чара үткәрдек.Абдулла Алишның әкиятләрен укыдык.
Абдулла Алиш – балалар әдәбиятын үстерү юнәлешендә зур тырышлык куйган, төрле жанрларда эшләгән һәм татар әдәбиятында югалмас эз калдырган әдип. Аның әсәрләре, әкиятләре бүген дә актуаль. Күпсанлы әкиятләре гади, балаларга аңлаешлы тел белән язылган.
Абдулла Алиш, чыннан да – безнең арада, үз халкына хезмәт итә, якты образы белән яшь буында батырлык һәм гаделлек үрнәкләре, туган илебезгә һәм туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли.
