Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Шагыйрьләр һәм язучылар иҗатында көз

Коркачык авылы китапханәсендә рус шагыйрьләре һәм язучылары иҗатында көз темасына багышланган китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Күп кенә шагыйрьләрнең һәм язучыларның көз көне елның иң яраткан һәм иҗатының иң уңышлы вакыты булган. Рус шагыйрьләре әсәрләрендә көз образы бер үк вакытта хыялый, драматик картина булып чагыла. Язучылар һәм шагыйрьләр көз турында аерым бер җылылык һәм мәхәббәт белән язалар. Китапханә укучылары игътибарына А.С. Пушкин, С.А. Есенин, И. А. Бунин, Н.А. Некрасов, И.А. Гончаров, И С. Тургенев, А.И. Куприн кебек рус әдәбияты классикларының әсәрләре тәкъдим ителде.