Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Л. Рубальская иҗаты буенча әдәби очрашу

20 сентябрьдә Шигали авылы китапханәсе китапханәчесе 6 сыйныф балаларын Лариса Рубальская иҗаты буенча әдәби очрашуга җыйды.
Л.Рубальская шигырьләренә бик күп җырлар язылган, аларны ишетү күңелдә җиңелрәк, тынычрак була. Чарада аларның кайберләрен ишетергә, хәтта җырларга да мөмкин булды.
Шагыйрә биографиясенең кызыклы фактлары тамашачыларны аның иҗатына битараф калдырмады.