Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Терроризмга Юк!- дип әйтәбез

Олы Кавал авыл китапханәсендә  «Терроризмга Юк! » мәгълүмати-танып белү сәгате үткәрелде, чара мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен. Китапханәче катнашучыларны «шәхси куркынычсызлык», «террорчылык», «хокук бозу»төшенчәләре белән таныштырды. Шулай ук, йортта һәм урамда, транспортта, табигатьтә, җәмәгать урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде, терактлар янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белүнең мөһимлеген, мондый катлаулы ситуацияләрдә куркынычсызлык чаралары турында искә төшерде. Алган белемнәр катлаулы һәм куркыныч вәзгыятьтә дөрес карар кабул итәргә, үз гомереңне саклап калырга һәм башка кешеләрнең гомерләрен саклап калырга ярдәм итәчәк. Бу мәгълүмати-танып белү сәгате барыбызны да иң мөһиме-кеше тормышының кыйммәте, үзара ярдәмләшүнең, уяулыкның һәм битараф булмауның мөһимлеге турында уйланырга мәҗбүр итте.