Ислам Бәйрәме
Мәүлид бәйрәме-Исламның истәлекле бәйрәмнәренең берсе.21 сентябрь көнне Чыпчык авыл китапханәсе “Бибисара” мәчете белән берлектә Мәүлид бәйрәме үткәрде. Бәйрәм авыл имамы Рөстәм хәзрәтнең вәгазеннән башланды. Чыпчык авыл китапханәсе мөдире Әһлиуллина Фәния Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш юлы һәм бәйрәмнең тарихы турында сөйләде.Чара кысаларында мөнәҗәтләр, салаватлар, шигырьләр яңгырады. Ислам турындагы күп кенә сорауларга җаваплар ачылды. Малайлар кроссвордны чиштеләр.
