Китап уку яхшы белем алу
Абдулла Бари улы Алишев, татар балалар язучысы Абдулла Алиш, 1908 елның 15 сентябрендә Спас өязе (хәзерге Спас районы) Каюки авылында туа. Бу көнгә Чыршы авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды, анда аның әдәби әсәрләре күрсәтелде. Күргәзмәгә килүчеләр язучының биографиясеннән, иҗади юлы һәм әдәби мирасыннан кызыклы фактлар белән таныштылар. Башлангыч сыйныф укучылары аның балалар өчен кызыклы әсәрләре белән, ә өлкәнрәк укучылар Абдулла Алиш повестьлары, пьесалары һәм очерклары белән таныштылар. Китапханәче Абдулла Алишның искиткеч кеше булуын, аның балаларны бик яратуын һәм алар белән һәрвакыт уртак тел табуын сөйләде. Һәм, балаларга булган мәхәббәте аны әдәбиятка алып килгә. Абдулла Алиш шигырьләр, пьесалар, очерклар, хикәяләр язса да, татар әдәбияты хәзинәсенә кергән әкиятләре белән аеруча танылган. Абдулла Алиш әсәрләрен барлык буын балалары да яратаып укый «Сертотмас үрдәк», «Куян кызы», «Койрыклар» әкиятләрен исләренә төшерделәр.

