“Планнар төзергә вакыт: 2026 елга еллык план төзүгә әзерлек” – китапханә хезмәткәрләренең район семинары
2025 елның 25 сентябрендә үзәк район китапханәсендә китапханә хезмәткәрләренең район семинары булды. Семинарны «Биектау ҮКС» директоры Л.С. Хәмидуллина ачып җибәрде. Ул китапханәчеләрне сәламләде һәм 2026 елга Биектау районы китапханәләренең төп бурычлары турында сөйләде. Семинарда оештыру мәсьәләләре каралды һәм индивидуаль методик киңәшләр бирелде.
Аннары семинарны методик – библиография бүлеге мөдире Г.Р. Кәримуллина дәвам итте , ул хезмәттәшләренә 2026 елга эшне планлаштырганда эшнең аеруча мөһим юнәлешләрен, елның актуаль темаларын чагылдырган тәкъдимнәрдән файдаланырга тәкъдим итте.
Әйдәп баручы методист Р.М. Гибаева планлаштыруның китапханәләр эшчәнлегендә мөһим өлеш кертүен ассызыклады. Дөрес төзелгән планнар аның тотрыклы үсешенә ярдәм итә, эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләрен һәм кулланучыларга сыйфатлы китапханә хезмәте күрсәтүне тәэмин итә торган инновацион чараларны чагылдыра. Һәр хезмәткәргә 2026 елга электрон рәвештә методик материаллар тәкъдим ителде.
Комплектлау бүлегенең баш китапханәчесе Э.В. Яушева авторлары чит ил агенты дип танылган китаплар белән китапханәләрнең эш тәртибе турында сөйләде.
Балалар белән эшләү буенча урынбасары Ф.Р. Гайнетдинова үзенең чыгышында “Шагыйрьләр Җиңү җырын язалар һәм халык данын яулыйлар..” дигән XV махсус Г. Тукай шигырьләрен укучылар конкурсының муниципаль этабы турында сөйләде һәм актив катнашырга чакырды.
Семинар азагында оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
