Без бергә-без бердәм
Биектау авылы китапханәсендә Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россия Федерациясе белән берләшү көненә багышланган әңгәмә узды. Китапханәче укучыларга яңа төбәкләрнең Россия Федерациясе составына керү тарихын, үткәрелгән референдум нәтиҗәләре, Донбасс халкының 2014 елдан бирле нацизм һәм фашизмга каршы көрәшүе турында сөйләде. Чара ахырында укучылар яңа төбәкләрнең кушылуы турындагы видеоролик карадылар.
