Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Күңелнең картаймавы – мөһим

Һәр елны октябрь ае башында өлкән кешеләр декадасы үткәрелә. Декада дәвамында өлкәннәргә аерым игътибар күрсәтелә, алар өчен төрледән-төрле чаралар үткәрелә, ярдәм оештырыла. Олы Битаман авылы китапханәсе дә мәдәният йорты белән берлектә әдәби-тематик кичә үткәрде. Бәйрәм чәй табыны артында үтте, төрле кызыклы уеннар концерт номерлары белән үрелеп барды. Китапханәче бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында мәгълүмат биреп, китапханәдәге яңа китапларга күзәтү оештырды. Өстәл артында күмәк җырланган җырлар бәйрәм кичәсен тагын да ямьләндереп җибәрде, истәлек өчен фотолар төшерелде.