Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Наркотикларга юк дип әйт

26 сентябрь көнне китапханә урта сыйныф укучылары өчен профилактик әңгәмә үткәрде. Аның барышында китапханәче катнашучыларга тәмәке тарту, алкоголь һәм наркотиклар куллану кебек  зарарлы гадәтләрнең кеше организмына зыянлы йогынтысы турында сөйләде. Наркотик тәкъдим иткән очракта, үзеңне ничек тотарга, наркотик матдәләрне куллануның сәламәтлек өчен нәтиҗәләре   һәм аларны тарату өчен җинаять җаваплылыгы турында белделәр. Катнашучылар өчен китап күргәзмәсе оештырылды,  анда наркологик бәйлелеккә каршы көрәш буенча әдәбият куелды.