Игелек һәм хөрмәт көне
1 октябрь көнне Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бөреле җәнлек совхозының авыл китапханәсендә өлкән буын укучылары өчен күргәзмә оештырылды. Аның өчен ял итү һәм мавыгу өчен басма материаллар тәкъдим ителде. Бу бакчачылык, кулинария, декоратив иҗат, тегү һәм бәйләү буенча китаплар. Бөреле мәдәният йортында китапханә белән берлектә өлкән яшьтәге кунаклар белән очрашу узды. Чара барышында «Черемухи цвет» дуэты башкаруында җырлар яңгырады, «Бабушка» шигырен Фокин Руслан укыды, Федоров Роман «Не обижайте пожилых людей…» шигыре белән чыгыш ясады, икесе дә күрү сәләте буенча инвалидлар һәм китапханәнең актив укучылары. Кичә җылы һәм тату түгәрәктә чәй эчү белән тәмамланды.
