Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тормышның көзе җылы булсын

Ел саен октябрь аенда Өлкәннәр декадасы уза. Китапханәбезнең өлкән яшьтәге укучылары өчен китапка, укуга һәм китапханәгә тугрылыклары өчен «Тормышның  көзе җылы булсын»дигән китап күргәзмәсе әзерләдек. Күргәзмәдә хөрмәтле укучыларыбызның китапка һәвәслеген тулырак чагылдырырга тырыштык.  Күргәзмә рус һәм татар телләрендәге матур әдәбият, китапханәгә килгән китап продукциясенең соңгы яңалыклары, шулай ук тармак әдәбияты белән таныштырды. Күргәзмәдә: А.Абсәләмов, М. Мәһдиев, М. Маликова, З. Кадыйрова, М. Шолохов, В. Шукшин, К. Симонов әсәрләре тәкъдим ителде.