Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Хайваннарны саклыйк һәм яклыйк

4 октябрьдә Бөтендөнья хайваннарны яклау көне билгеләп үтелә. Бу дата бөтен планета хайваннарын якларга, сакларга кирәклеген кешелек дөньясына тагын бер кат хәтерләтә.

Шуңа уңайдан, Каенлык авылы китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара хайваннар, бөҗәкләр, турындагы китапларга күзәтү белән башланып китте. Аннары китапханәче Бөтендөнья хайваннарны яклау көненең барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Очрашу барышында яшь укучылар кыргый һәм йорт хайваннары тормышыннан гаҗәеп фактлар, аларның үзенчәлекләре һәм гадәтләре белән таныштылар, хайваннар турында кайгыртуның һәм аларга карата җаваплы булуның мөһимлеге турында фикер алыштылар. Чара азагында кечкенә укучылар «Бу кем? » дип исемләнгән уен-викторинада катнаштылар. . Шулай ук тәрбияләнүчеләр үзләренең яраткан йорт хайваннары турында сөйләделәр, аларның исемнәре һәм аларны ничек караулары турында сөйләделәр. Чара бик кызыклы булды. Тәрбияләнүчеләр хайваннар — безнең дөньяның бер өлеше, һәм аларның язмышы күбесенчә бездән тора дигән нәтиҗә ясадылар.