Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Матур көзнең бәхетле мизгелләре

1 октябрьдә билгеләп үтелә торган Өлкәннәр көне – әти-әниләребезгә, әби-бабаларыбызга багышланган якты бәйрәм. Ул җәмгыятькә һәм якыннарга өлкән буынга кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтергә кирәклеген искәртеп тора. Бу көнне оештырылган чаралар өлкәннәргә үзләрен кирәкле итеп тоярга, аралашырга һәм ялгызлыкны җиңәргә ярдәм итә.

Бу бәйрәм кысаларында Каенлык авылы китапханәчесе һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре уртак чара үткәрделәр. Китапханәче бу бәйрәмнең Россиядә 1992 елдан бирле билгеләп үтелүен искәртте һәм өлкән буынның гаилә кыйммәтләрен саклаучылар булуын һәм үзенең күпьеллык тәҗрибәсен киләсе буынга тапшыруын ассызыклады. Бәйрәм музыка, җырлар, биюләр һәм чәй эчү белән җылы атмосферада дәвам итте.