Сынаган сезне бу дөнья
2025 елның 1 октябреннән 10 октябренә кадәр Россиядә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган Өлкәннәр декадасы уза. Шул уңайдан Айбаш авыл китапханәсендә әлеге матур бәйрәмгә багышланган әдәби кичә уздырылды. Айбаш авыл җирлеге башлыгы һәм ветераннар советы рәисе котлаулары яңгырады. Китапханә фонды материалларыннан өлкән яшьтәге кешеләрнең сәламәтлегенә һәм озак яшәү серләренә багышланган китап күргәзмәсе ясалды. Мәктәп һәм Айбаш мәдәният йорты белән берлектә концерт номерлары оештырдык. Чарадан соң кунакларны чәй эчәргә чакырдык, аның дәвамында кунаклар кызыклы конкурсларда, викториналарда катнаштылыр һәм аралашып утырдылар.
