Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Шундый шагыйрь яшәгән.

2025 елның 3 октябрендә Сергей Александрович Есенинның тууына 130 ел тулды. Шагыйрьнең исеме халкыбызга бик кадерлеһәм якын булып тора. Сергей Есенин шигърияте – ул  үзе ук туган җиргә, туган йортка, табигатькә һәм кешеләргә мәхәббәт . Аның шигырьләре мәктәп яшеннән үк һәркемгә билгеле. Чернышевка авыл  китапханәсендә «Шундый шагыйрь яшәгән» дигән китап күргәзмәсе куелды, анда әсәрләр җыентыклары,  рус әдәбиятының алтын фондының бер өлеше саналган шигъри җыентыклар  һәм поэмалар тәкъдим ителде.