Рәссам Григорий Эйдинов юлы
14 октябрь көнне Шигали авылы китапханәчесе авыл мәдәният йортында булды һәм китапханә укучылары белән әңгәмә үткәрде. Чара барышында китапханәче рәссам Григорий Эйдиновның иҗади биографиясе турында сөйләде, аның эшләре белән китап күрсәтте. Григорий Эйдинов Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, аның күпкырлы иҗаты Татарстанның рәсем һәм сәнгатенә зур өлеш кертә. Уникаль эшләр авторы Г. Эйдинов тирән интеллектуальлеге һәм гаять зур эшкә сәләтлелеге белән аерылып тора. Иҗади эшчәнлек елларында аларга 500дән артык төрле китап, альбом, журнал рәсмиләштерелгән. Балалар, китапханәче белән берлектә, рәссам эшенең техникасын өйрәнеп, балык, лотос һәм кувшинкалар белән контрастлы картина ясадылар.
