Шигъриятнең искиткеч даһие
Үзәк балалар китапханәсендә рус язучысы һәм шагыйре Михаил Юрьевич Лермонтовның туган көненә багышланган «Шигъриятнең искиткеч даһие» китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Китапханәче акциядә катнашучыларга шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Укучыларга «По следам лермонтовских геройов»интерактив викторинасында катнашырга тәкъдим ителде. Чара «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне» халыкара акциясе кысаларында узды.

