Әдәбиятта һәм сәнгатьтә чәчәкләр
15 октябрь көнне Айбаш авыл китапханәсендә Пушкин картасы программасы кысаларында «Әдәбиятта һәм сәнгатьтә чәчәкләр» дигән мастер-класс үткәрелде. Чарада чәчәкләр турында әдәбият тәкъдим ителде. Китапханәче ясалма чәчәкләр ясау сәнгатенең ничек үсүе, чәчәк бәйләмнәренең ничек барлыкка килүе турында сөйләде. Һәркем бу эшчәнлек белән таныша алды, гофрирланган кәгазьдән үз куллары белән чәчәкләр ясадылар.
