Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Әдәбиятта һәм сәнгатьтә чәчәкләр

25 октябрь көнне Олы Битаман авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» программасы кысасында «Әдәбиятта һәм сәнгатьтә чәчәкләр» дигән мастер-класс үткәрелде. Чарада борынгы заманнардан бирле кешеләр өчен илһамландыручы көч булып хезмәт иткән чәчәкләр турындагы әдәбият тәкъдим ителде. Табигатьнең шушы нәфис чәчәкләренә багышлап кешелек дөньясы тарафыннан бөек әдәбият һәм сәнгать әсәрләре тудырылды. Бу хакта катнашучыларга мастер-класс барышында китапханәче сөйләде. Кешеләр чәчәкләрне бик борынгы заманнарда ук ясаганнар. Чәчәкләрне үз кулларың белән ясау – ул матур һөнәр. Чарада катнашучыларның һәркайсы бу эшчәнлеккә кагыла алды һәм гофрирланган кәгазьдән үз чәчәген ясады.