Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Җәүдәт Дәрзаманның гаҗәеп дөньясы

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби премиясе лауреаты, Ш. Бикчурин исемендәге премия лауреаты Җәүдәт Дәрзаманның тууына 80 ел булу уңаеннан Олы Битаман авылы китапханәсендә кычкырып уку сәгате үткәрелде. Чара барышында авторның китапханә фондындагы балалар китаплары белән танышу булды, шагыйрьнең шигырьләре укылды. Җәүдәт Дәрзаман балалар өчен яза. Балалар өчен язылган шигырьләре җылылык һәм ихласлык белән тулы. Җәүдәт Дәрзаман Татарстан Дәүләт Телерадиокомитетында балалар тапшыруының мөхәррире һәм «Ялкын»балалар журналының баш мөхәррире булып эшләгән.