Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Туган як җылысы

Биектау районының 90 еллыгы уңаеннан Татар Әйшәсе авыл китапханәсе клуб белән берлектә  «Туган як җылысы»дигән тематик кичә үткәрде. Китапханәче авылның килеп чыгышы, исемнәрнең риваятьләр белән бәйләнеше турында сөйләде. Шулай ук авылга панорама күренеше төшерелгән фотозона да ачылды, анда үзеңне туган җирләреңә кош очышы биеклегеннән карап торгандай хис итәргә мөмкин иде.