Чиполлино дустыбыз
Коркачык авыл китапханәсендә Италия әкиятчесе һәм шагыйре Джанни Родари иҗатына багышланган чара узды. Балалар язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, быел әкиятченең тууына 105 ел булганлыгы, аның «Чиполлино маҗаралары» исемле популяр әкиятнең авторы булуын белделәр. Джанни Родариның барлык әсәрләре дә кыю, игелекле булырга, дусларга ярдәм итәргә, дөньяны танып белергә өйрәтә.
